2027 елда изге Рамазан ае 8 февральдә башлана. Бу киләсе елга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман бәйрәмнәре календареннән күренә.
2027 елда ураза 29 көн дәвам итәчәк, уразаның соңгы көне 8 март булачак. 9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашаудан, эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып тора.
татар-информ
Нет комментариев