Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

4нче мәктәпнең "Әдәби мирас” музеенда Александр Сергеевич Пушкин укулары узды

6нчы июнь рус әдәбияты өчен генә түгел бөтен дөнья әдәбияты өчен бәйрәм көн.


Бу бөек классигыбыз А.С.Пушкинның туган көне. Бу көн алдыннан 4нче  мәктәпнең “Әдәби мирас” музее Советы әгъзалары Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең җитәкчесе , шагыйрь Таһир Шәмсуаровны үзләренә кунакка чакырды.

Чакыруның сере дә бар. Шушы көннәрдә генә Таһир абый   "Бөек Пушкинга”  дигән  шигырь иҗат итте. Ул үзенең иҗатын бездә үткәрелгән А.С.Пушкин укуларына бүләк итте.

Шигырьне   шәһәребездә, республикада үткәрелгән  күп бәйгеләр җиңүчесе, 6а классы укучысы Илсаф Ситдиков  тыңлаучыларга җиткерде. Бу Пушкин укуларында шагыйрьнең башка әсәрләре дә татар һәм рус телләрендә яңгырады. Ә менә Таһир абыйның шигыре  мәктәбебебезнең  әдәбият сөючеләре өчен зур бүләк булды.

Сез дә укып карагыз әле:

"Бөек Пушкинга"

Һәр милләтнең үз даһие була
Бер горурлык тою ул чындыр.
 Рус халкының гасырларны кичкән
 Бөек шагыйре –ул Пушкиндыр.

Халкым диеп яшәгәннәр белә,
 Илһам бирелә безгә ходайдан.
 Пушкин, Лермонтовтан үрнәк алган
 Гасырларның күрке Тукай да!

Пушкин хәзрәтләре башын игән,

Хөрмәт иткән, беләм, хак динне.
 Туры Тукай моңа инанмс
 Остаз итеп санар идеме?!

Татьяналар яши хәтерләрдә,

“Зиләйлүк” ләр күңел түрендә.
 Син тарихны кара, әсәрләре
Илнең йөрәгендә бүген дә.

“Улым" ди ул,Ватан шагыйренә,

Балам диеп сыза һәр ана.
Шагыйрь  йөрәгендә яралган моң
 Китмәскә дип туа дөньяга!

Туган телсез яшәп булмы җирдә,
 Тату яшәү уртак бер уйдыр.
Россиянең гасырларны кичкән
Бөек шагыйре ул Пушкиндыр.  (Таһир Шәмсуаров)

 

Галия Халимова, 4нче  мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев