Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Алексей Песошин район башлыкларын волонтерлар хәрәкәтенә ярдәм итәргә чакырды

Татарстан Премьер-министры һәр муниципалитетта волонтерлык үзәге булдыру ихтыяҗы турында искәртте.

Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары һәр муниципалитетта волонтерлык ресурс үзәкләре булдыруда һәм анда яшәүчеләргә ярдәм итү эше турында хәбәр итүдә булышырга тиеш.

«Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Җирле халыкка волонтерлык эше һәм акцияләр турында хәбәр итәргә кирәк. Һәр муниципалитетта волонтерлык ресурс үзәге булдыру мөһим», — диде Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин.

Аның сүзләренчә, 2020 елда пандемия вакытында волонтерлар безнең республикада гына түгел, ә бөтен илдә мохтаҗларга төп ярдәм итүчеләр булды. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев