Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Алинә Даутова бер айлык баласын калдырып сәхнәгә чыга

- Йөклелек чорым бик әйбәт узды, хәтта 9 айның ничек узуын да сизмәдем. Туачак балам да әллә нинди чит ризыклар сорап аптыратмады, чөнки йөклелегем витаминлы вакытка туры килде. Шуңа күрә иремә бу яктан бәхет елмайды. Балам 3670 кило, 53 см булып туды. Исем уйлап мәш килдек, көн саен бер яңа...

- Йөклелек чорым бик әйбәт узды, хәтта 9 айның ничек узуын да сизмәдем. Туачак балам да әллә нинди чит ризыклар сорап аптыратмады, чөнки йөклелегем витаминлы вакытка туры килде. Шуңа күрә иремә бу яктан бәхет елмайды.

Балам 3670 кило, 53 см булып туды. Исем уйлап мәш килдек, көн саен бер яңа исем казып чыгара идек. Әмма күңелгә иң ошаганы - Сафинә булды. Әле һаман әни булуыма ышанып бетә алмыйм, кайбер көннәрдә ана булуның нинди зур ләззәт, шатлык икәнен уйлап йөрим. Кайвакыт төнлә бала елаган тавышка уянып, аңлашмыйча ятам.

Сәхнәгә 21 ноябрьдә чыгачакмын. «Уникс» концертлар залында булачак «Татарча солянка» концертында катнашам, Алла боерса. Еракларга китә алмыйм, чөнки кызымны имезәм, - дип белдергән Алинә "Шәһри Казан" газетасына.

http://tuylar.ru/aline-dautova-ber-aylyk-balasyn-kaldyryp-sehnege-chyga-2736

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алина даутова