Аномаль һава торышы май аенда Россия халкын кабат гаҗәпләндерәчәк. Россиянең үзәк өлкәләрендә ял көннәренә җылы килде, бу әмма озакка түгел, дип хәбәр иткән "Российская газета"га Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина. Илнең үзәк өлешендә җылы һава торышы сишәмбегә кадәр булачак. Көндез һава торышы 11-16 градуска кадәр...
Аномаль һава торышы май аенда Россия халкын кабат гаҗәпләндерәчәк. Россиянең үзәк өлкәләрендә ял көннәренә җылы килде, бу әмма озакка түгел, дип хәбәр иткән "Российская газета"га Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина.
Илнең үзәк өлешендә җылы һава торышы сишәмбегә кадәр булачак. Көндез һава торышы 11-16 градуска кадәр җылытачак.
Сишәмбедән температура төшә башлый һәм чәршәмбе ул 13 градус кына булачак. Ял көннәренә инде җәйге һава торышы фаразлана: 16-21 градус. Төннәрен дә 5-8 градуска кадәр җылытачак.
Идел буе төбәкләрендә, аеруча төньяк районнарда - кыраулар көтелә. Төннәрен һава температурасының туфракта -5 градуска кадәр түбән төшүе көтелә. Көндез 10-15 градус җылы булачак.
Европаның төньяк өлешендә төнлә -8 градус салкыннар сакланачак. Комида хәтта 15 градус салкын булачак. Көндезге температура да куандырмый - максимум 10 градус җылы.
Нет комментариев