Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмәдә безнең авыл башлыклары бүләкләнде

Кичә Бөгелмә районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә үтте.

Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың 14 районыннан җитәкчеләр, фермерлар катнашты, дип хәбәр итә Парламентның матбугат хезмәте. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, ул электрон сәүдә мәйданчыклары фермерларга авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә дип саный.

Соңыннан авыл халкының эшлеклегенә зур өлеш керткән авыл җирлеге башлыкларын бүләкләделәр. Алар арасында Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова, Урмышлы авыл башлыгы Артур Хәбибуллин бар.

фото: https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/1977665.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев