Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Азнакай районында узган Аударышта лениногорскилылар сынатмады

1 февральдә Азнакай районы Актүбә бистәсенең ат-спорт мәктәбендә «Аударыш» ат өстендә көрәш буенча ярышлар узды.

Ярышларда Казан, Кукмара, Лениногорск, Бөгелмә, Дагыстан, Башкортстан, Ставропольскидан 60ка якын спортчы катнашты.

 Татар аты токымын үстерүдә зур эш башкаручы Лениногорск фермеры Фәрит Нәбиуллин ярышның баш хөкемдары булды. Аударыш атлы көрәше илебездә елдан-ел популярлаша бара һәм бу хәрәкәттә Татарстан спортчылары әйдәп баручылар булып тора.

Бу юлы турнирда өлкәннәр генә түгел, яшүсмерләр дә ат өстендә ярышты.
Лениногорскилыларның күрсәткечләре дә әйбәт кенә. «Алмакай» ат утарыннан спортчылар барып, көрәшеп кайтты.

70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Суранбек уулу Кубанычбек беренче урынны алды. Самад Нәбиуллин 3нче урынны алды.

100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Ранил Әхмәтҗанов – беренчедә.

100кг нан күбрәк авырлыкта икенче урында – Динар Хәйбриев, өченчедә – Алексей Мулендеев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев