Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйрәм ялларына саклык чаралары: Лениногорскида янгынга каршы махсус режим башланды

Алда безне озын яллар көтә.

29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр бәйрәм көннәре. Елның-елында бу чорда янгын очраклары, төрле имгәнүләр, юл-транспорт һәлакәтләре арта икән.

Төрле хезмәт белгечләре шулай дип белдерә. 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Дамир Вильданов сүзләренә караганда, бу чорда пиротехника кулланучыларга игътибар артачак.

Фейерверкларны махсус урыннарда гына кулланырга ярый. Лениногорскида ул урын- Тукай урамы һәм Гагарин урамнары киселешендә.

“Пиротехника төркеменә кергән товарлар сайлаганда да игътибарлы булырга кирәк. Аларның махсус сертификаты булырга, коры урында сакланырга, җылыткыч җиһазлардан ерак торырга тиеш. Мондый товарларны маркетплейслардан алган очракта да иң элек шуңа игътибар итегез. Алар документы булмаган товар сатарга тиеш түгел”, - дип киңәшләрен җиткерде ул.

Моннан тыш, фейерверк һәм салютларны кулланыр алдыннан өстә электр чыбыклары һәм агачлар булмавын тикшерергә кирәк. «Әгәр дә пиротехника кабынмаса, аның янына 10 минут эчендә килергә, иелеп карарга ярамый. Болай иткәндә җәрәхәтләнү куркынычы бар»,  – дип аңлатты белгеч.

Янгыннар өйдәге мич, җылыткычлар дөрес эшләмәү, төтен юллары томаланган булу, электр җиһазлары һәм ут белән сак эш итмәү аркасында да килеп чыга, дип кисәтә белгечләр.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә штраф салыначак.  Физик затлар – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр. Җаваплы затлар – 30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр.  Эшмәкәрләр – 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр. Оешмалар – 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр.

Төрле хәлләр булырга мөмкин, шунлыктан экстрен хезмәтләрнең телефон номерын калдырабыз.

Янгын (коткару хезмәте, МЧС) – 101
Полиция  – 102 һәм 8 (85595) 2-72-20 (Лениногорск дежур часте)
Ашыгыч ярдәм –  103
Газ хезмәте  – 104
Бердәм коткару хезмәте –  112

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев