Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәкер авылында урнашкан шифаханә үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте (+ фотолар)

Бәкер авылында даны еракларга таралган шифаханә 90 яшьлеген билгеләп үтте, биредә тантаналы чара узды.


Әлеге тантаналы чарада төрле регионнардан 200дән артык кунак катнашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Юбилей чарасына Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Татарстан Профсоюзлары федерациясе Елена Кузьмичева, шулай ук район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм башкалар килгән иде.

Башта кунаклар шифаханә буенча экскурсиядә булдылар, аннары капиталь ремонттан соң “Аккош” корпусы ачылды.

Шифаханәне дөньяга таныткан кеше –Максим Игнатьевич Игнатьев. Төбәктә трахома, тиф, холера авырулары котырган бер дәвер – 1928 елда Максим Игнатьевич районның Иске Куак хастаханәсенә эшкә кайта. Беренче көннәрдән үк ул Бәкер ләме, суларының шифасы турында ишетә. Анда үзе барып, җирле халыктан ләм белән дәвалану ысулларын өйрәнеп, туплаган мәгълүматлар турында Татарстан Сәламәтлек саклау халык комиссариатына мөрәҗәгать итә. Әмма тиешле җавап килми. Шуннан табиб шифаханәнең беренче хезмәткәрләре – Хаҗип һәм Фатих Фәсхетдиновларны эшкә ала, аларга Иске Куак хастаханәсенә Бәкер ләмен һәм суын ташу вазифасын йөкли, үзе авыруларны дәвалый башлый.

1933 елның 25 августында шифаханә үзенең беренче авыруларын кабул итә. 

1994 елда 3нче корпус - «Аккош»ның төзелеше тәмамланган һәм менә бүген, 30 елга якын вакыт узгач, «Аккош» ның яңартылган корпусы ачылды.

Шифаханәнең 90 еллыгына багышланган тантаналы чарада кунаклар котлау сүзләре җиткерде һәм бүләкләр тапшырдылар. Рәгать Хөсәенов шулай ук котлап, Лениногорск Советы аппаратыннан Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Татарстан Дәүләт фольклор музыка ансамбле, Лениногорск артистлары чыгыш ясады.

Шул ук көнне  конференция узды. 

Кичен исә күңелле мәдәни программа булды.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/8930399.htm

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев