Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Февраль ае Татарстанда аномаль җылы булачак

Февраль аенда Татарстанны аномаль җылы һава торышы көтә.  

 

«Республикада һава торышы тотрыксыз булачак: циркуляция шартлары үзгәрә, безгә җылы атмосфера фронтлары килә. Февраль ае температура күрсәткечләре буенча нормадан 8-10 градуска югарырак булуы көтелә», — диде Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Метеоролог хәбәр итүенчә, аерым алганда, кышның өченче ае башы да бик җылы булачак. Гәрчә, «гыйнвар азагыннан февраль башына кадәр уртача тәүлеклек һава температурасы -13 градуска җиткән иң салкын чор саналса да». 

Переведенцев якындагы көннәрнең температура аномалиясен «циркуляция факторы, җылылык чыгу», дип аңлатты. «Бер яктан, безгә Себер антициклоны йогынты ясый, икенче яктан, Мәскәүдә хәзер циклон бар, тик ул безгә якын килми. Шулай итеп, без арадаш хәлдә торабыз», - диде ул. 

Февраль аенда, Юрий Переведенцев фикеренчә, якынча бер айлык явым-төшем нормасы ява. «Казан-Терәк (Опорная)» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, февраль аенда ул якынча 28 мм тәшкил итәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев