Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыккан. Ир-ат зыян күргән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яшел Яшел Үзәннең Гоголь урамындагы биш катлы йортта чыккан. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан ут тиз арада балкондагы әйберләргә капкан һәм 10 квадрат метрлы мәйданны чолгап алган.
Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр 88 яшьлек ир-атны коткарган. Аның тәненең 70 проценты пешкән. Зыян күрүчене Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә китергәннәр.
Нет комментариев