Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Идел буе төбәге музыкасы” аудиовизуаль альбомы дөнья күрәчәк

Идел буе федераль округында “Идел буе төбәге музыкасы” уникаль аудиовизуаль альбомы дөнья күрәчәк.

 

 Идел буе федераль округы - илдә үзенең уникаль аһәңнәрен булдырган тәүге төбәк. Бу хакта Россия Президенты каршындагы Идел буе федераль округының Вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Идел буе төбәге музыкасының  нигезенә “Роскартография” белгечләре тарафыннан федераль округка керүче барлык төбәкләрдә исәпләп чыгарылган төрле географик объектларның биеклек күрсәткечләренең тавыш тирбәлешләре салынган. Шул рәвешле 14 композиция  килеп чыккан. Аларны берләштереп,  “Идел буе төбәге музыкасы” дигән бердәм музыка әсәре туа.

20 декабрьдән  төбәк телеканалларында тизерлар – теге яки бу төбәкнең аудиовизуаль гәүдәләнешен чагылдырган композиция өлешләре пәйда булачак. Ә туып үскән җиребезнең искитмәле ландшафтлары һәм аһәңнәре белән Идел буе федераль округының Вәкаләтле вәкиле аппараты сайтында ( http://pfo.gov.ru) карап, тыңлап хозурланырга мөмкин булачак. Музыканың премььерасы 2021 елның 27 декабрендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев