Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илкүләм проектлар ярдәмендә Татарстан хастаханәләрендә хезмәт күрсәтү шартлары яхшыра

Узган елда Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль (төбәк) проектын гамәлгә ашыруда катнашты.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә аеруча балалар сырхауханәләренә игътибар зур булды: республикадагы 31 хастаханәдә кечкенә пациентларны кабул итү, медицина хезмәте күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылды. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә, чөнки республика территориясендә илкүләм проектлар үтәлешен әлеге дәүләт органы күзәтеп тора.

Моннан тыш, үткән ел Татарстанда яңа 7 фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылган һәм Казанда Балалар онкология, гематология һәм хирургиясе үзәге төзелешенә старт бирелгән.

Республика шәһәр һәм районнарын төзекләндерү юнәлешендә дә шактый эшләр башкарылган. 51 шәһәр мохите объекты төзекләндерелгән, 268 километрдан артык юллар норматив рәвешкә китерелгән.

Татарстандагы экологияне яхшырту максатында 12 чистарту корылмасы һәм яңгыр сулары канализацияләре төзелгән һәм төзекләндерелгән.

Республика илкүләм проектларда катнашуны дәвам итәчәк. Быел  әлеге максатларга 21 миллиард сумнан артык акча тотылачак.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев