Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбе үзенең укучылары һәм укытучылары белән горурлана

Укучылар җиңүе – зур хезмәт.

Иске Иштирәк мәктәбе 2025-2026нчы уку елын уңышлы тәмамлады. Уку елын уңышлы тәмамлаучы укучыларны, аларның укытучыларын Лениногорскида тәбрикләделәр.

Укучыларның олимпиадаларда, конкурсларда  җиңүләре – гаять зур хезмәт һәм үз көчеңә ышаныч нәтиҗәсе. УКучыларга  яңа үрләр яуларга ярдәм иткән педагогларга аерым мактауга лаек.

Иске Иштирәк мәктәбенең 4нче класс укучысы Александр Овчинников ОБЗР фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призеры, Иске Иштирәк мәктәбенең 4нче сыйныф  укучысы Фәтхетдинова Диләрә татар теле (туган тел)  буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булып танылдылар. 

Иске Иштирәк мәктәбенең 6нчы класс укучысы Фәтхетдинов Камил – татар теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды.

Укытучылары – Мөнирә Хаҗипова, Фәридә Хәбибуллина. 

Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев