Иске Иштирәк мәктәбендә “Яшь урманчылар” берлеге эшләп килә.
Аның җитәкчесе – Рушания Галяутдинова. Аның җитәкчелегендә укучылар – яшь урманчылар табигатьне саклауга өлеш кертәләр, төрле конкурсларда катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.
2020 елдан яшь урманчылар – мәктәп укучылары “Подрост” бөтенроссия урман конкурсында катнашып килә. 2026 нчы ел да искәрмә булмады.
“Яшь урманчы” берлегендә катнашучы – Рәзинә Мортазина конкурсның региональ этабында 2нче урын яулады. Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.
Фото: мәктәптән
Нет комментариев