Иске Куак авылында яшәүче Марина Яницкаяга - 100 яшь
Озын гомерлелек.
Лениногорск шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова, Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Ирина Сушкова һәм Иске Куак мәктәбе директоры Наталья Косухина белән бергә тыл хезмәтчәне Марина Егоровна Яницкаяны 100 яшьлек юбилее белән котладылар.
Тормыш юлында Марина Егоровнага күп авырлыклар күрергә туры килә.
Ул Иске Куак авылында 1926 елның 5 августында туа. 1941 елда, сугыш башланганда, аңа 14 яшь була. Сугыш елларында, үзе кебек яшьтәшләре белән бергә Казанда хәрби заводта эшли. Яшүсмерләргә авыр эшләр куша торган булганнар, ашау ягы да такы-токы гына, төшке ашка кычыткан ашы биргәннәр.
Мондагы авырлыкка түзә алмыйча, 3 айдан соң ул һәм башкалар заводтан качып кайтып китәләр. Әмма аларны хокук саклау органнары вәкилләре эзләп таба һәм Бөгелмә төрмәсенә җибәрәләр. Анда 3 ай тоталар. Бу вакытта Иске Куак авылына Советлар Союзы Герое Заварыкин Иван Александрович кайта. Аның туганы да Марина Егоровна белән төрмәдә була. Иван Заварыкин бу хәлгә түзмәгән, Бөгелмәгә барып, төрмә начальнигы янына керә.
“Без ни өчен Ватанны яклап сугышабыз? Сез монда балаларны төрмәдә тотасыз!” – дигән.
Шуннан соң Марина Егоровнаны яшьтәшләре белән өйләренә кайтарып җибәрәләр.
Өйгә кайткач, ул Спиридоновкага урман кисәргә китә, 2 ел дәвамында кул белән агач кискәннәр. Аннан соң Шөгердә агач хәзерләүдә ел ярым эшли.
Шулай ук аңа Келәүлегә кадәр траншеялар казырга да туры килә. Шуннан соң гына алар кулларына документ алалар. Документ алып, тыныч кына яшәргә юк, аны Курманайга поезд юллары өчен урман кисәргә җибәрәләр. Сугыш тәмамангач та, ул анда хезмәт итүен дәвам итә.
Туган ягына кайткач, “Ленин юлы” колхозында эшли. Кияүгә чыга, биш бала үстергәннәр.
Хәзер Марина Егоровнаның 8 оныкның, 12 оныкчыкның яраткан әбисе.
Хөрмәтле Марина Егоровна, сезгә нык сәламәтлек, гаиләгез һәм туганнарыгыз арасында гомер итүгезне телибез.
фото: ЛМР матбугат хезмәте


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев