Үзләрен "Ислам дәүләте" (Россиядә тыелган) дип атаучы террорчылар төркеме әгъзалары чираттагы видеолары аша Нью-Йоркка теракт белән янаган. «Видеода Нью-Йорк шәһәренең террорчыларның чираттагы максаты булуы турында ассызыклана», - дип җиткергән Нью-Йорк полициясе вәкиле Стефен Дэвис, җирле басма аша. Аның сүзләренчә, шәһәр хакимияте интернет челтәрендә пәйда булган һәм анда Таймс-сквер телгә алынган...
«Видеода Нью-Йорк шәһәренең террорчыларның чираттагы максаты булуы турында ассызыклана», - дип җиткергән Нью-Йорк полициясе вәкиле Стефен Дэвис, җирле басма аша. Аның сүзләренчә, шәһәр хакимияте интернет челтәрендә пәйда булган һәм анда Таймс-сквер телгә алынган видео хакында хәбәрдар. Шәһәр мэры Билл де Блазио үз чиратында, шәһәрне куркыта алмассыз, дип белдергән. Бу хакта «Интерфакс» язып чыкты.
Нет комментариев