«Ихлас» мәчетендә дини-әхлакый курсларда кызлар МХО хәрбиләренә пакетларга чәй тутырдылар (+ фотолар)
Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә көзге каникулда кыз балалар өчен дини-әхлакый курслар узды.
20дән артык кыз үзләренең буш вакытларын файдалы да, күңелле дә итеп үткәрделәр. Әхлак дәресләре, шулай ук мастер-класслар да үтте.
Ә иң мөһиме – курсларда йөрүче кызлар МХО зонасындагы солдат абыйларын да онытмадылар. Лагерьда булганда, алар мәрхәмәтлелек, башкаларга ярдәм кулы сузу төшенчәләрен бик яхшы төшенделәр һәм вожатыйлар белән бергәләп ярдәм итүне оештырдылар.
Иң башта кызлар мәчеттә һәр пәнҗешәмбе токмач кисүче апалар-ханымнар янында булып, аларның күңел җылысын, кул җылысын кушып эшләгәннәрен күрделәр. Апалар аларга үзләренең эшләре турында, максатлары хакында сөйләде.
Алар үрнәгенә ияреп, кызлар да үз өлешен кертергә булды һәм кечкенә пакетларга чәй тутыруда булыштылар. Әле алай гына да түгел, чәй пакетына конфет та бәйләп куйганнар. Тәмле хуш исле чәйләрне 750 пакет әзерләп, волонтер төркемгә тапшырганнар.
“Чәйне, кечкенә пакетларны Зөлфия апа алып килде. Кызлар шулхәтле тырышып эшләделәр. Ә конфет бәйләп куюны без үзебез уйлап чыгардык”, - дип сөйли Ләйлә ханым.
Шулай ук кызлар хәрбиләргә хатлар язганнар, рәсемнәр, аппликацияләр дә ясаганнар.
фотолар: мәчеттән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев