ЯҢАЛЫКЛАР

Камал театры Минтимер Шәймиев юбилеена спектакль әзерли

Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 90 еллыгына Камал театры «театраль күренеш» әзерли.

Бу хакта журналистларга театрның баш мөхәррире Фәрит Бикчәнтәев сөйләде.

«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 90 яшь тула. Бөтен ил өчен бу – бик мөһим вакыйга. Ул татар театрында бер генә премьераны да калдырмады. Бигрәк тә безнең театрда», – диде Бикчәнтәев. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

 


Нет комментариев