Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан командасы «Татнефть» яшь геологларының XII олимпиадасында җиңү яулады

«Татнефть» яшь геологларының XII республика ачык кыр олимпиадасы «Кояшлы» балалар лагеренда тәмамланды.

Быел ярышларда Татарстан, Башкортстан һәм Киров өлкәсенең 38 командасыннан 300дән артык укучы катнашты, дип хәбәр итә «Татнефть» матбугат хезмәте.

Атна дәвамында катнашучылар геология буенча белемнәрен күрсәттеләр, практик сынаулар үттеләр, кыр эшләрен башкардылар һәм геолог һөнәре белән таныштылар.

Олимпиадага йомгак лагерь стадионында узган ябылу тантанасында ясалды.

"Монда җиңелүчеләр юк: һәркем зур тәҗрибә һәм кыйммәтле күнекмә алды. Ышанам, сезнең күбегез белән без һичшиксез эшләрбез», – дип билгеләп үтте баш геолог – «Татнефть» генераль директоры урынбасары Ринат Афлятунов.

Кунаклар укучыларга тырышлыклары өчен рәхмәт белдерделәр һәм барлык командаларның да белемнәренең, характерларының һәм бергә эшли белүләренең мөһимлеген күрсәтүләрен билгеләп үттеләр.

Тантана вакытында команда һәм шәхси зачетларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр, шулай ук ярышларда катнашучыларны әзерләгән педагогларны билгеләп үттеләр.

Күчмә олимпиада Кубогы быел Казанга юнәлде. 179 нчы гимназиянең «Координата» командасы җиңүче булды. КФУ IT-лицееның «Ферсман» командасы көмеш медальләр алды.

Бронза медальгә Лениногорскиның «Юнгел» командасы лаек булды.

12 ел дәвамында олимпиадада 2 меңнән артык укучы катнашты. Беренче ярышларда катнашучыларның күбесе профильле белем алган һәм нефть тармагында, шул исәптән «Татнефть»тә эшли.

 

Татар-информ

Фото: пресс-служба «Татнефти»

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев