Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда «Итил» этник мәдәният фестивале узачак

Идел буе халыкларының алтынчы «Итил» этник мәдәнияте фестивале 9 августта Казанның Горький исемендәге паркында узачак.

Төбәкләр музыкасы, заманча сәнгате, традицияләре һәм мәдәни инициативалары «Без – тамырларның дәвамы» темасына берләштереләчәк, дип хәбәр ителә шәһәрнең рәсми порталында.

Алынган мәгълүматларга караганда, кунаклар өчен гастрономия зонасы, кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе, һөнәрчелек остаханәләре булган гаилә мәйданчыгы, интерактив активлык һәм музыкаль программа әзерләнәчәк. Хедлайнер исемен оештыручылар соңрак игълан итәчәк.

Фестивальнең үзәк объекты Казан рәссамы Женя Нәбиеваның «Соединенные водой» арт-инсталляциясе булачак. Проект «Күрше. Мирас» грант программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Казанда яшәүчеләр арт-объект булдыруга кушыла алачак: фестиваль алдыннан өч бушлай мастер-класс узачак (20, 24 һәм 27 июльдә 18:00 сәгатьтә), аларда катнашучылар пыяла мозаикадан миниатюр элементлар ясаячак. Алар инсталляциянең гомуми композициясенең бер өлеше булачак. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Фестиваль 14:00 дән 21:00 сәгатькә кадәр Горький исемендәге паркның яшел чирәмендә узачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев