Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида хуҗалар өйдә югында фатирда янгын чыккан

Шимбә көнне, төнге сәгать уннар тирәсендә, Кошевой урамындагы 3 нче йортта янгын чыккан. Әлеге йортның беренче катындагы ике бүлмәле фатирга ут капкан булган.

Фатирда яшәүчеләр үзләре бу вакытта өйдә булмаганнар.  Бәхеткә, күршеләре төтен исен сизеп алу белән, гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыраткан, ә үзләре урамга чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр бүлеге коткаручылары һәм  янгынга каршы тору хезмәте бик тиз арада килеп  җиткән.   Төтен белән тулган подьезддан тагын өч кешене махсус  битлекләр кидертеп  алып чыкканнар, 15 минут эчендә янгынны сүндергәннәр.

Ут  4 квадрат метр мәйданда булган кухня җиһазларына һәм көнкүреш техникасын зыян салган. Фатирда яшәүчеләнең дә, күршеләренең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Гадәттән тыш хәлләр бүлегендә,  ут кабуның сәбәбе- электр җиһазларын кулланганда янгынга каршы булган кагыйдәләрнең үтәлмәве, дип фаразлыйлар.

 

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев