Кирлегәч авылында Камиловлар йорты алдында кар сыннары һәм таучык барлыкка килгән (+фотолар)
Бу хакта Кирлегәчтән Әлфия Галимова-Магизянова хәбәр итә.
Кирлегәч авылында Габитовлар йорты каршында фигуралар барлыкка килүе турында күптән түгел сайтыбызга язган идек.
Инде менә авылның Урталык урамында Әнисә Камилова йорты каршында “Яңа 2025 ел белән авылдашлар” дип язылган фигуралар, сыннар барлыкка килгән. Алай гына да түгел, Әнисә ханым (кыз чактагы фамилиясе Байморатова) Урталык чишмәсеннән су ташып, тирәюньнән кар ташып, менә дигән тау ясап куйган.
Әлфия апа язуынча тауга балалар гына түгел, олылар да җыела.
Шунысын да әйтергә кирәк: Әнисә Байморатова –Камилова берничә ел авылга кайтып урнашкач, авылда шулай үзләре ел саен тау ясап куя башлаганнар.
Фотолар: Әлфия Магизянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев