Кирлегәч авылыннан Сабирҗановлар гаиләсе “Алтын туй”ларын билгеләп үтте
Гаилә бәйрәмен 23 майда уздырдылар.
Лениногорск ЗАГС бүлегендә 50 ел бергә гомер итүче Сабирҗановлар гаиләсен хөрмәтләделәр.
Рафик Зәкиҗанович белән Әлфия Зөфәровна – районыбызның Кирлегәч авылында яшәүче хөрмәткә ия гаиләсе. Алар икесе дә шушы авылда туып-үскән, авылда чакта алар арасында ярату хисләре кабынган һәм ике йөрәк 1976 елның маенда бергә кушылган.
Гаилә башлыгы “Тукай” колхозында тракторда эшләгән, Әлфия ханым озак еллар социаль хезмәткәр булган. Бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бар.
Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Рафик абый уллары өчен йорт төзегән.
Бүгенге көндә булганына шөкер итеп матур гына гомер итәләр Сабирҗановлар. Йорт тирәсендә, көндәлек тормыш, бакча мәшәкатьләре – алар уңган гаилә.
Әлфия апа – авыл тормышы эшчәнлегендә актив катнаша. “Ихлас” фольклор ансамбленә йөри, СВОга ярдәм итүдә катнаша.
Гаилә бәйрәме көнен якыннары, балалары, туганнары белән уздырдылар. ЗАГС бүлегенә алар күбәү булып килгән иде. Бик матур, җылы теләкләр ирештерделәр.
ЗАГС белгечләре матур тормыш теләде. Юбилярлар “Алтын туй” турында таныклык тапшырды.
Фотолар: ЗАГС бүлегеннән


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев