Кирлегәч мәктәбе укучысы Ислам -  халыкара бәйгенең муниципаль этабында җиңүче
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәч мәктәбе укучысы Ислам - халыкара бәйгенең муниципаль этабында җиңүче

Шәһәребезнең 12нче лицеенда Г. Тукай исемендәге XIII Халыкара шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды.

 

Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә. Ә 2016 елдан конкурс халыкара статуска ия булды. Татарстан Республикасы һәм Россиядән читтә яшәүчеләр арасында да киң танылу алды. Быел конкурс Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды. Конкурсның темасы: “Гасырлар аша...”дип аталды.

Бәйгедә шәһәр һәм район укучылары катнашты. Кирлегәч мәктәбе сайты хәбәр иткәнчә, аларның мәктәбеннән 6 нчы класс укучысы Ислам Магизянов  (җитәкчесе Сабирзянова Гөлия Хаҗип кызы) лауреат исеме алган һәм I дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

фото: мәктәп сайтыннан

 

 


Нет комментариев