Кирлегәчнең «Ихлас» фольклор ансамбле Балык Бистәсеннән Диплом белән кайтты
Талантлылар ансамбльдәгеләр.
Кирлегәч авылының "Ихлас " фольклор ансамбле Балык бистәсе районында узган "Иске Казан түгәрәк уены» конкурсында катнашып, "Халык җыры" номинациясендә 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
15 августта Татарстанның Балык Бистәсе районында дүртенче тапкыр «Бистә шәле» хатын-кызлар һөнәрчелеге республика фестивале узды.
Чараны ТР Мәдәният министрлыгы һәм Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге оештырды. Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узган фестиваль, «Иске Казан түгәрәк уены» конкурсы белән берләшеп, Татарстанның 20 районыннан, Башкортстан, Марий Эл республикалары, шулай ук Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән килгән халык традицияләрен саклаучылар өчен җәлеп итү ноктасына әверелде.
Якташларыбыз җырчы Рөстәм Закиров белән очрашып, фотога да төшкәннәр.
Фотолар: авыл төркеменнән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев