Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәчтән - «Ихлас», Сарабикколдан - «Ләйсән» коллективлары «Кымыз» бәйрәмендә булды

Ютазы районы Әпсәләм авылында III регионара «Кымыз бәйрәме-2025» фестивале үтте.

Фестивальдә Лениногорск районыннан иҗат төркемнәре дә катнашты. 

Кирлегәч авылыннан «Ихлас» фольклор төркеме, Сарабиккол авылынннан "Ләйсән" хореография коллективы катнашып, диплом алып кайттылар. Шунысын да әйтергә кирәк, «Ләйсән» коллективы яшь кенә булса да, чара-фестивальләрдә катнашырга җай таба. 

Кирлегәчтән Әлфия апа Галимова-Магизянова  "Ихлас"ның катнашуы турында болай дип яза.

«Ютазы районы, Әпсәләм авылында "Кымыз" бәйрәмендә безнекеләр катнашты. Кызлар, сез молодецлар, ерак дип куркып тормагансыз, район, авыл данын яклап, дипломлы булгансыз. Сау-сәләмәт булып, яңадан шулай бик күп җирләрдә күрергә язсын сезне. Тәлгать белән Гөлфиягә афәрин. Бәйрәмнәрне калдырмый, оештырып барырга тырышалар, "Ихлас" төркеменә җан өреп, яшәтәләр, шулай сау- сәләмәт булып яшьнәргә, бөтен бәйрәмнәргә катнашып гөрләп яшәргә насыйп булсын», – дип яза ул. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев