Көчле яңгырлар Лениногорскига зыян китерде
Мэриядә “эшлекле дүшәмбе” планеркасы көчле яңгырлар китергән зыян турында фикерләшүдән башланды.
Бүген гомумшәһәр планеркасын Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов Лениногорскида булган яңгырларның нәтиҗәләре турында фикер алышудан башлады.
Исегезгә төшерәбез, узган җомга – 17 июльдә Лениногорск районында көчле яңгырлар яуды.
Инде 3 айлык норма яуган. Шәһәрнең өске өлешендә су тизрәк китә, ә түбәндәге өлешенә иң авыры туры килде. “Су агызу һәм канализация системалары урыны тулысынча эшли алмады. Асфальт, бордюрларга зыян килде, шәхси һәм күп фатирлы йортларны һәм түбәләрне су басу фактлары бар. Зыян җитди", - диде Марат Гирфанов.
Моннан тыш, яңгырлар «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләрнең торышына да йогынты ясады.
“Хәзер җыярга, җыештырырга, ишегалларын ремонтлап бетерергә һәм барлык “йомшак” якларны исәпкә алырга кирәк", - дип билгеләде район башлыгы.
Ул шәһәр коммуналь хезмәтләренә барлык мәгълүматны тупларга, һәм тиз арада тәртипкә китерергә кушты.
Бу тема буенча башкарма комитетка мөрәҗәгать итү өчен телефон:
8(85595) 5- 06- 12
фотолар: ЛМР сайтыннан



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев