Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск балалар китапханәсендә китап фестивале ачылды

«Китап укучы Лениногорск» фестивале белән яңа әдәби сезон ачылды, ул китап сәнгатен яратучыларны җыйды.

Әлеге мәдәни чарада В.П. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенең мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүче балалар актив катнашты. Фестивальнең яшь катнашучылары төрле конкурсларда, викториналарда һәм мастер-классларда актив булдылар, бу яшь буын арасында укуны популярлаштыруга ярдәм итте һәм әдәби мирас белән кызыксыну уятты.

Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә  «Китап укучы балачак» фестивале узды. Чараның тантаналы ачылышында  «Эхо войны» шәүлә ярдәмендә спектакле күрсәттеләр. Шуннан соң «Время читать книги о войне» флешмобы уздырылды, ул Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрне укуга игътибарны җәлеп итте.

Фестивальдә иҗади һәм уен мәйданчыкларын үз эченә алган бай программа оештырылды.

Чараның кульминациясе «Җиңү җырлары» музыкаль мәйданчыгында булды, анда балалар караоке белән  Бөек Ватан сугышына багышланган композицияләрне  җырладылар. Фестиваль ветераннарга һәм геройларга батырлыклары өчен рәхмәт белдереп, бер-берсенә тапшырып, «Хәтер шәмен» кабызу белән тәмамланды. 

 

фотолар: https://vk.com/len.detbibl

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев