Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск баш табибы белән профсоюз комитеты рәисе сәламәтлек саклау ветераннары янында булды

Хөрмәт күрсәтү.

Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Равил Шагиев һәм профсоюз комитеты Зөлфия Могыйнова Лениногорск сәламәтлек саклау ветераннары янында булдылар. Аларны узган һөнәри бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Беренче булып Филипповлар гаиләсе янында булдылар. Юрий Германович медицина тармагында 46 ел эшләгән, табиб-хирург, баш табиб буларак кешеләргә ярдәм иткән. Тормыш иптәше – Гүзәлия Тәуфиковна табиб-педиатр булып озак еллар эшләгән. Хәзер алар лаеклы ялда. Җылы хисләр белән хастаханәдә эшләгән елларын искә алдылар. Филипповлар әйтүенчә, еш кына үзләренең, инде олыгайган пациентларын очраталар икән, алар һәрвакыт рәхмәт белдерәләр.

 Зинаида Фёдоровна Малеина янында да булдылар. Ул элек баш табиб булып эшләгән. “Татарстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек, Лениногорскиның мактаулы гражданины, тыл хезмәтчәне: быел аңа 95 яшь тула.
Равил Шагиев белән Зөлфия Могыйнова элек акушер-гинеколог булып эшләгән  Кәримова Тәслимә Галимовнаның да өенә барып хәлен белделәр. Тәслимә Кәримова үз вакытында белгечләрнең берничә буынына остаз булган.

Ветераннарга Лениногорск үзәк район хастаханәсе исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр, шулай ук «Лениногорскнефть» идарәсе исеменнән азык-төлек җыелмалары бүләк иттеләр. Равил Шагиев ветераннарга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

фотолар: Лениногорск ЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев