Олы буынга хөрмәт күрсәттеләр.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев, профсоюз комитеты рәисе Зөлфия Могыйнова һәм Иске КУак амбулаториясе фельдшеры Светлана Мрез Иске Куак амбулаториясендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны 80 яшьлек юбилейлары белән котладылар.
Табиб-стоматолог, озак еллар халыкка медицина ярдәме күрсәткән Зимфира Хәсән кызы Кудашкина, шәфкать туташы булып эшләгән Нина Александровна Хавратова, шәфкать туташы, амбулатория эшчәнлегенә зур өлеш керткән Ольга Михайловна Школьникова 80 яшьләрен билгеләп үттеләр.
Хастаханә җитәкчелеге очрашу вакытында аларга озак еллар намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Баш табиб билгеләп үткәнчә, ветераннар эшенә карата тәҗрибә һәм мөнәсәбәт — яшь буын медиклар өчен мөһим үрнәк.
Истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырганда, хастаханә җитәкчелеге юбилярларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.
Мондый очрашулар — формальлек кенә түгел, ә күп еллар дәвамында туган як халкының сәламәтлеген саклаучыларга хөрмәт күрсәтү.
фотолар: ЦРБ Лениногорск
Нет комментариев