Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск делегациясе Шахтерлар Сабан туенда катнашты (+фотолар)

Узган ял көннәрендә Прокопьевскида Шахтёрлар Сабан туе узды, анда Лениногорск делегациясе дә булып кайтты.

Кузбасста Шахтёрлар Сабан туе инде алтынчы ел рәттән уза. Алты ел дәвамында бәйрәмгә Татарстан Республикасыннан рәсми делегация килә, быел кунаклар арасында шулай ук Томск өлкәсе, Луганск һәм Донецк Халык Республикалары делегацияләре дә бар иде.

Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов, Прокопьевск шәһәре башлыгы Максим Шкарабейников, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир Бикчәнтәев, губернаторның беренче урынбасары, Кемерово өлкәсе Хөкүмәте рәисе Андрей Панов, Кузбасс мәдәният һәм милли сәясәте министры Татьяна Акимова белән Сабантуй катнашучылары әзерләгән милли йортларны карадылар.

140тан артык оста-һөнәрчеләр үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, мастер-класслар үткәрделәр. 

Лениногорск районы делегациясе татар милләте мәдәниятен тәкъдим итте. 

Сабантуй борынгы традицияләрне яңалары белән берләштерә. Бәйрәмдә Дан монументына чәчәкләр салынды. Аннары 120 дән артык спортчы һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар «Алга» җиңел атлетика йөгерешендә катнашты.

Тематик фестивальләр һәм төрле конкурслар шулай ук катнашучыларны үзенә җәлеп иткән. 
Күпсанлы тамашачылар атлар катнашында үткәрелгән шоуны да яратып караган. Көрәш «Батыр-2026» исемен Новокузнецктан Василий Шолохов алган.

Быелгы Сабантуйга 27 меңнән артык кеше килгән.

 

фотолар: ЛМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев