Лениногорск делегациясе Ханты-Мансийск автономияле округының Урай шәһәрендә уза торган Сабантуй округ бәйрәмендә катнаша
28 июньдә Ханты-Мансийск автономияле округының Урай шәһәрендә А. Петров исемендәге Конда елгасы яр буенда «Сабан туе – 2025» округ милли бәйрәме узачак.
Әлеге милли чарага Лениногорск шәһәреннән дә делегатлар чакырылды.
Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова, Бөтендөнья конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова - Шәмсуарова, күпкырлы талант иясе, җырчы, биюче кызыбыз Регина Гиззатуллина, төбәгебезнең танылган баянисты Рөстәм Идиятов Себер якларына, Сабантуй бәйрәменә кителәр.
Алар җирле администрациядә Урай шәһәре башлыгы, якташыбыз, Тимур Рәис улы белән очраштылар, туган ягы Лениногорск шәһәреннән кайнар сәламнәр җиткерделәр, Сабатуй бәйрәме белән котладылар.
Очрашудан соң, махсус лениногорскилылар өчен, Урай шәһәре буенча экскурсия оештырылды.
Бүген, 28 июньдә милли бәйрәм-Сабан туенда булачаклар.
Бәйрәмнең автономияле округ халкы өчен зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, округ Сабантуенда катнашырга дип Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы чакырулы.
Сабантуй-мең еллык тарихы булган, илебез төбәкләре арасында мәдәни, икътисадый элемтәләрне, гореф-гадәтләрне, халыклар дуслыгын ныгыта торган халык бәйрәме. Югра-күпмилләтле төбәк.
Сбантуйда – һөнәрчеләр мәйданчыгыэшләячәк, милли уеннар, көрәш булачак. Махсус кунаклар – җырчылар Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова була.
Сабантуй кунакларына бер тонна авырлыкта чәк-чәк пешерәчәкләр.
фотолар: Ләйсән Рахманова-Шәмсуаровадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев