Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск гаиләсе Татарстан Президенты янында кунакта булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән бергә республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы рәвештә кабул итте.

 

 Кичә  Казан Кремлендә 48 гаилә җыелды: җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар, берничә дистә ел бергә яшәүче парлар, шулай ук Россия Геройлары гаиләләре. Чара ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме - Республика көне алдыннан үткәрелә.

Чарага Лениногорскидан Анна һәм Александр Борзовлар гаиләсе чакырылган иде.

Александр Владимирович һәм Анна Владимировна Борзовлар гаиләсендә сигез бала үсә. Алар  Лениногорскида танышалар, алты айдан соң гаилә коралар һәм менә инде 16 ел бергә бәхетле гомер итәләр. Сигезенче бала күптән түгел - 10 августта гына туган әле.Аларның гаиләсендә татулык - беренче урында тора.

 

фотолар: пресс-служба Президента Татарстана һәм Борзовларның гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев