Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы социаль-тернәкләндерү консилиумы күчмә утырыш үткәрде

Лениногорск районы ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының күчмә утырышы Иске Куак мәктәбе базасында узды.

Бирегә Иске Куак авылында һәм якындагы авылларда яшәүче гаиләләр чакырылган иде.

Утырыш барышында гаиләләр алдына куелган бурычларны үтәү, ирешелгән нәтиҗәләр, ведомствоара патронажда торучы гаиләләрне тернәкләндерүнең индивидуаль планнарына өстәмәләр кертү мәсьәләләре каралды.

Консилиум әгъзалары ата-аналарга алкогольдән дәвалану, балигъ булмаган балаларын тиешенчә карау һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча тәкъдимнәр бирделәр.

Шулай ук күп балалы гаиләләрнең куркынычсыз яшәү шартларын тикшерү, автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру һәм эшкә сәләтлелеген тикшерү, янгын һәм электр куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрү максатында ведомствоара рейд үткәрелде. Гаиләләр профилактика субъектларыннан балаларның белем бирү процессын оештыру, җәйге ял, әти булу фактын ачыклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алды.

 

фото: Исток Башлангыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев