Лениногорск районында кыш көне кыргый җәнлекләрне тукландыруга күпме печән һәм бөртек киткәнен санадылар
Кышын безнең урманнарда урман хайваннарын тукландыру кебек биотехник чара үткәрелә.
Лениногорск районында кыр кәҗәләре һәм куяннарны печән һәм ашлык белән сыйладылар
"Бу кышта кар күп булды, шуңа күрә хайваннар үзләренә азык табуда кыенлыклар кичерде. Бигрәк тә кыр кәҗәләренең хәле мөшкел булды. Аларга булышу өчен, кар машиналарында сукмакларны таптап һәм шул сукмаклар буйлап азык салдылар. Пошилар, кыр кәҗәләре, куяннар урман «ашханәсе»нә иркенләп килеп ашый алды», - дип сөйләде Биологик ресурслар комитетының Лениногорск бүлеге башлыгы Игорь Демин.
Быел кыш Лениногорск урманында яшәүче терклек ияләрен 350 кг печән, 2 тонна бөртек һәм яфрак азык белән сыйлаганнар.
Кышкы маршрут исәбенә алу методикасы 1930 нчы елларда башланган һәм бүген дә актуальлеген югалтмый. Аның уникальлеге гадилек һәм югары төгәллек ярашуыннан гыйбарәт. Әйләнә-тирә мохит турында кайгырту «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.
фото: И.Демин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев