Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында уракка төштеләр

Районда 1 августта урып-җыю башланды.

 

Беренчеләрдән булып, уракка “Союз-Агро” җәмгыятенең Зеленая Роща бүлекчәсе комбайнчылары кырга чыкты.

Чүте авылы кырыендагы арпа кырында 8 комбайн эшли башлады.

Бу кырдан уңыш гектарыннан 59 центнер тәшкил иткән. Бүлекчәнең безнең районда 1270 гектарда арпа чәчелгән. 

“Ганиев И.М” КФХ шулай ук уракка кереште. Түбән Чыршылы кырында арпа суктыра, Яңа Чыршылы кырында көзге бодай җыюга кереште.

Төштән соң “Сатурн-Урал” һәм “Хәбибуллин Ф.З” хуҗалыклары  комбайнчылары да көзге бодай суктырырга кереште.

Калган хуҗалыклар атна дәвамында уракка төшәчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев