Лениногорск Сабан туенда аграрийларны бүләкләделәр (+фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Сабан туенда аграрийларны бүләкләделәр (+фотолар)

Механизаторларны, терлекчеләрне бүләкләделәр.

Язгы чәчү тәмамланды.  Безнең районда 55 мең гектарда чәчүлек җирләре. Шуның 24 мең гектар – бөртеклеләр, азык культуралары – 8 мең, техник культуралар – 23 мең гектар.

Лидерлар рәтендә – “Август-Лениногорск”, “Ганиев И.М”,  “Хәбибуллин Ф.З”,  “Ипеев В.П”

Бүген Сабантуйда  иң-иң алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Шәхси эшмәкәр Илья Кузнецовка Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән “Агро Тренд” хуҗалыгы агрономы Илнур Сунгатуллин бүләкләнде.

Шул ук министрлыкның Рәхмәт хатына “Август-Лениногорск”тан тракторчылар Шиапов Руслан,  Тазутдинов Айнур, инженер-механик Гильманов Раиль лаек булды.

Шулай ук терлекчеләр, механизаторлар, аграр хуҗалык җитәкчеләре бүләкләнде.

 

Розалия Мостафина фотолары 

 


Нет комментариев