Лениногорск шәһәре өлкәннәренә кулланучылар хокукы буенча закончалыкларны аңлаттылар
Ни өчен товар этикеткасын игътибар белән укырга
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова өлкән яшьтәге кешеләрнең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тагын да күбрәк белү өчен, закончалыкларны аңлатуны арттыруга юнәлдерелгән чара үткәрде.
“Без барыбыз да өлкән буын гражданнарына хокукларын күбрәк белү кирәклеген аңлыйбыз, чөнки нәкъ менә алар еш кына кулланучы буларак хокукларын яклый белмиләр һәм еш кына төрле хокук бозулар белән очрашалар”, - ди Наталья Платонова.
Ул чара барышында катнашучыларга кулланучыларның төп хокуклары турында сөйләде, шулай ук намуссыз сатып алулардан һәм мошенниклык гамәлләрен булдырмый калырга ярдәм итәчәк киңәшләр бирде.
Белгеч Наталья Платонова азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген, ни өчен товар этикеткасын игътибар белән укырга һәм яраклылык срокларын тикшерергә икәнлеген, кулланучылар хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә, сыйфатсыз товар сатып алганда ничек эш итәргә һәм сатып алганнан соң нинди документларны сакларга кирәклеге турында аңлатты, сөйләде.
Очрашуда катнашучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр. Мондый чараларны үткәрү халыкның хокукый грамоталылыгын арттыруга ярдәм итә.
Әгәр сезнең кулланучы буларак хокукларыгыз бозылган икән яисә блгечләрдән консультация алырга телисез икән, түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз:
Лениногорск шәһәре, Гончаров урамы, 1 йорт, тел.: (85595) 5-19-72
фото: Н.Платоновадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев