Лениногорск Социаль фонды: Гаиләләргә бердәм пособие бирү механизмы гадиләштерелде
Әгәр гаиләдә яңа туган балага кадәр бердәм пособие билгеләнгән олырак балалар бар икән, ул очракта гаиләләргә бердәм пособие бирү механизмы гадиләштерелде, дип хәбәр итә Лениногорск Социаль фонды.
Әгәр гаилә алдагы балаларга бердәм пособие буенча түләүләр ала икән, яңа туган балага бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләмичә генә билгеләнә. Ягъни пособиегә хокукны билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме исәпләнмәячәк, банк кертемнәре буенча процентлар рәвешендәге керемнәр исәпкә алынмаячак һәм гаилә мөлкәте исәпкә алынмый.
Шул ук вакытта яңа туган балага бердәм пособие алдагы балага кабул ителгән карар нигезендәге күләмдә һәм шул ук периодка билгеләнәчәк.
2025 елда ана капиталының калган акчасын – 10 мең сумга кадәр түләүгә гариза бирергә мөмкинме? Әйе, ярый, дип җавап бирә Социаль фонд. 10 меңгә кадәр акчаларны түләү быел да дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан калган акчаны алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Гариза 10 эш көне эчендә карала, ул хупланганнан соң 5 эш көне эчендә акчалар мөрәҗәгать итүче күрсәткән счетка күчерелә. Ана капиталының калган өлеше баланың яшенә һәм гаилә керемнәренә бәйсез рәвештә түләнә. Әгәр ана капиталыннан күпме акча калганын белмисез икән, аның күләмен шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яки Клиент хезмәтендә белеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев