Горурланабыз.
Лениногорскида туган, Татарстан бокс мәктәбендә тәрбияләнүче, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте вәкиле Дарья Антипова Черногориянең Будва шәһәрендә үсмерләр (17-18 яшь) арасында үткән Дөнья беренчелегендә 75 килограммга кадәрге авырлык категориясендә алтын медаль яулады.
Сайлап алу ярышларында Антипова Кэсси Хендерсон (Ирландия) һәм Сюденаз Айдемирны (Төркия) зур өстенлек белән җиңде. Ярымфиналда ул Стефани Амаралдан (Бразилия) көчлерәк булып чыкты, ә финалда Кытай вәкиле Шенджи Гонны отты.
Бу турнирда Россия җыелма командасы, 5 алтын һәм 5 көмеш медаль яулап, медальләр зачетында беренче урынны алды.

Фото: РФ Бокс федерациясе
Нет комментариев