Эчке эшләр министрлыгының «Халык участковые» конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.
Иң яхшы өчлеккә Татарстанның Лениногорск районыннан полициянең өлкән участок уполномоченные, өлкән лейтенант Ирек Ситдиков керде. Бу хакта «Интерфакс»хәбәр итә.
Беренче урынны Башкортстаннан майор Валерий Минлекаев яулады. Вологдадан капитан Александр Резанов икенче булды. Барлык призерларны «Хезмәттәге батырлыклары өчен» медальләре, мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Җиңүчегә шулай ук «Патриот»УАЗ автомобиле дә бирелгән.
Тантаналы чарада эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Владимир Колокольцев участковыйларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аның сүзләренчә, быел алар һәр дүртенче җинаятьне ачкан һәм 1,2 миллионга якын административ хокук бозуларны туктаткан. Шулай ук 8 миллион мөрәҗәгать буенча тикшерү үткәрелгән.
Колокольцев билгеләп үткәнчә, участковыйлар эшенә ясалма интеллект кертелә. ЯИ-ярдәмче гражданнарның гаризаларын караганда рутиналы операцияләр белән ярдәм итәчәк, әмма ахыргы карар һәрвакыт полиция хезмәткәрендә калачак.
фото: МВД РТ
Вечерняя Казань
Нет комментариев