Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Сафиуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

Алтын туй – ул гади цифрлар гына түгел, ул ышанычка, хөрмәткә корылган 18 мең 250 көн.

4 июльдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә Рәис Бакиевич Сафиуллин белән Бурлиянт Нигъмәтҗановна алтын туйларын – бергә яшәүнең 50 еллыгын  билгеләп үттеләр.

Алар икесе дә – хезмәт ветераны. Лаеклы ялда булсалар да, хезмәттән аерылмыйлар. Керкәле авылында йорт һәм бакча тирәсендә хуҗалык эшләре алып баралар. 

Сафиуллиннар гаиләсе ике кыз һәм бер малай үстереп, белем биргәннәр, олы тормышка чыгарганнар. Хәзер аларның биш онык. 

ЗАГС хезмәткәрләре гаилә серен сорашкач, “Бер-береңә юл куя белергә, хөрмәт итәргә һәм һәр яңа көнне елмаюдан башларга”, - дип җавап биргәннәр.

Гаилә Лениногорск районының Мактау китабында имзаларын куйганнар. Шулай ук алтын балдаклар алышканнар, вальста әйләнгәннәр һәм алтын туйны билгеләп үтү турында таныклык алганнар. Балалары, якыннары, туганнарыннан җылы котлау сүзләре кабул иткәннәр.

Без дә Сафиуллиннар гаиләсенә озак еллар бергә яшәүләрен телибез.

 

фотолар: ЗАГС бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев