Лениногорск ЗАГС бүлегендә Владимир шәһәреннән килүче пар никахлашты
Мәхәббәт чикләрне белми
11 июньдә Россия көне алдыннан, Лениногорск ЗАГС бүлегендә истәлекле чара булды: Владимир шәһәреннән килгән яшь пар – Ольга һәм Эдгар үз никахларын безнең шәһәр ЗАГС бүлегендә теркәгәннәр.
800 километр ара сөю хисләре белән тулы йөрәкләргә киртә булмады, алар гаилә тарихын нәкъ менә безнең никахлашу сараенда башларга карар иткәннәр.
ЗАГС хезмәткәрләре Владимир кунаклары өчен җылы атмосфера тудырырга тырыштылар һәм аларга Лениногорск шәһәре сурәтләнгән сувенир открыткалар җыелмасын бүләк иттеләр.
Яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз! Өегезгә исән-сау кайтырга булсын. Лениногорск сезнең гаилә тарихында үзенчәлекле урын, матур шәһәр булып истә калсын.
Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, 11 июньдә туйлар гөрләгән, 5 пар үзләренең никахларын теркәгән.
фото: ЗАГС бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев