Лениногорскида 13 июньдә «Мәдәни мохит»нең яңа сезоны старт ала
«Мәдәни мохит” – “Татнефть” компаниясенең иң мавыктыргыч һәм массакүләм проектларының берсе.
Сезонны Мәскәүнең «Фрикинг аут»төркеменнән кеше-оркестр ача. Ул – Роман Езык, талантлы, аралашуга ачык артист, лениногорскилыларның йөрәген элекке өч сезонда яулап алган. Музыкантлар тере тавышка җырлыйлар, үзләренә аккомпаниаторлык итәләр. Тамашачылар танылган Россия хитларын, шулай ук автор трекларын ишетәчәк.
Концерт 13 июньдә «Балерина» фонтаны янында була, башлана 18.00 сәгатьтә. Керү ирекле. 12+
Традиция буенча шул ук көнне Нефтьчеләр микрорайонында балалар өчен күңел ачу-анимация чарасы узачак, ул да 18.00 сәгатьтә башлана. 6+
“Мәдәни мохит” көньяк-көнчыгышның барлык шәһәрләрендә старт ала – “Татнефть” җитәкчелеге инициативасы белән барлыкка килгән бу күркәм традиция инде берничә ел рәттән җәйне яңа музыка, яңа көйләр һәм кабатланмас мизгелләр белән тулыландыра.
Алда безне балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы яңа чаралар көтә. Алда торган чараларның афишаларын “Лениногорск яңалыклары” сайтында һәм социаль челтәрләрдә табарга мөмкин.
Белешмә.
"Мәдәни мохит" проекты 2016 елдан гамәлгә ашырыла һәм Татарстанның нефть районнарында мәдәни-массакүләм чаралар уздыруны күздә тота. Проектта Әлмәт, Азнакай, Алабуга, Җәлил, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Нурлат һәм Түбән Кама шәһәрләре катнаша. “Татнефть” лениногорскилыларны һәм кунакларны җәй буена һәр атна шимбә көннәрендә сөендерәчәк.
фотолар: «Лениногорские вести»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев