Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Балалар стационарының бер корпусын резерв госпиталь итеп әзерләделәр

Лениногорскида үзәк район хастаханәсе Балалар стационарының бер корпусын коронавирус йогышы кабынган очракта (була күрмәсен, Ходай сакласын), 18 яшьтән кечерәк пациентлар өчен резерв госпиталь итеп әзерлиләр.


Күптән түгел биредә ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова булып, авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүнең әзерлеген тикшереп киттеләр.

Балалар стационарының Б корпусында якын-тирә шәһәрләрдән 18 яшьтән кечерәк пациентлар өчен 60 койка резерв госпитален әзерләү тулы көченә барды.

Комиссия хастаханә палаталарын коронавирус йогышы белән пациентларны дәвалау өчен минималь стандартларга туры килү-килмәүне тикшерде, мәгълүмат такталарын һәм махсус бүлмәләрне карап чыкты.

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Роман Кобзарев санитар режимны тәэмин итү максатларында үткәрелгән монтаж эшләре, конструктив үзгәрешләр, кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин итү турында сөйләде.

 

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев