Лениногорскида бер тәүлек эчендә коронавирусның 7 яңа очрагы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида бер тәүлек эчендә коронавирусның 7 яңа очрагы

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 100 яңа очрагы ачыкланган, шуның 7 очрагы - Лениногорскида

 

Яңа ачыкланган 100 очракның 23 кеше хастаханәдә, 77 кеше өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (36 кеше) һәм 60-70 яшь аралыгында (23 кеше) булуы билгеле.

Казанда – 55, Чаллыда – 12, Лениногорск районында – 7, Түбән Кама районында – 6,

Әлмәт һәм Нурлат районында – 3, Бөгелмә, Мамадыш, Тукай районнарында – икешәр,

Әлки, Әлмәт, Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 274 очрагы теркәлгән, 10 509 кеше савыккан.

 


Нет комментариев