Лениногорскида Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге техник карау үткәрде
Лениногорск Дәүләт техника күзәтчелеге үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү белән шөгыльләнә.
Күптән түгел бүлек тарафыннан берничә чара үткәрелде.
«Лениногорск УТТ» предприятиесендә үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау үткәрелде. Техниканы карау предприятиенең трактор колоннасы базасында башланды, аннары техника кулланыла торган объектларда күчмә эш башкарылды. Техниканың техник торышына, аларның янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары белән комплектланышына аерым игътибар бирелде.
Шулай ук тормоз системаларының, руль идарәсенең, тышкы яктылык приборларының төзеклеге бәяләнде, тәгәрмәч резиналарының калдык ресурсы, Дәүләт теркәү билгеләренең булу-булмавы һәм башка параметрлар тикшерелде.
Лениногорск политехника көллиятендә А1, В, С категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. имтиханга заявка биргән 10 курсантның 9ы килде, 2 курсант яшькә җитмәү сәбәпле имтиханга кертелмәде, 4 курсант имтиханны уңышлы тапшырды. Имтихан нәтиҗәләре буенча тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.
фотолар: Илнур Галимовтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев