Лениногорскида фаҗига: ир-ат батып үлгән
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида фаҗига: ир-ат батып үлгән

Ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була.

63 яшьлек ир-ат Лениногорскиның түбән сулыгында коенганда су төбенә китә. Моны дежур коткаручылар өчен куелган вышкадан ике коткаручы күреп ала. Ир-ат яр кырыеннан 5 метр ераклыкта һәм 3 метр тирәнлектәге су астына киткән.

Коткаручылар аны судан алып чыга, беренче ярдәм дә күрсәтергә тырышканнар, тик "Ашыгыч ярдәм" килгәнче, ир-атның гомере өзелә.

Ул Коми Республикасыннан Воргашор поселогыннан булган. Һәлак булу сәбәпләре ачыклана.

Рамия Гарифуллина фотосы

 


Нет комментариев