Лениногорскида Габдулла Тукай һәйкәле янында тантаналы митинг була
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Габдулла Тукай һәйкәле янында тантаналы митинг була

26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне Туган тел көне дип тә йөртәбез.

 Быел Г. Тукайның тууына – 139 ел. Шушы чара уңаеннан Лениногорскидагы Тукай һәйкәле янында тантаналы чара узачак.

 Ул 25 апрельдә 10.00 сәгатьтә башлана.

Бу көнне Г.Тукайның шигырьләре яңгыраячак. Шулай ук «Моңлы Тукай теле!» муниципаль конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

 Бергәләп үткәрик шушы шигърият бәйрәмен!

 

 


Нет комментариев